Әлмәт таңнары

Татарстанда полиция хезмәткәре ришвәт алырга маташуда гаепләнә

Казаннан җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оперуполномоченные, 25 яшьлек өлкән лейтенант Б.Ф. кеше талаучыдан 200 мең сум ришвәт алырга маташканда тоткарлана.

Реклама

Кеше талауда гаепләнеп полиция бүлегенә китерелгән 30 яшьлек адәмнән сорау алганда, ул аны 200 мең сум ришвәт бирергә үгетли башлый. Моның өчен җинаять эше ачып тормаска вәгъдә бирә. Ике көннән Лаеш районының Кирби авылында әйтелгән сумма белән алыш-биреш ясарга килешәләр. Полиция хезмәткәрен ришвәт алганда ничек тоткарлаулары әлегә сер булып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: