Әлмәт таңнары

Татарстанда “Мәк” операциясенең беренче этабында 10 тоннадан артык киндер юк ителде

Хәзер Татарстанда операциянең икенче этабы башланды.


"Мәк-2014" оператив-профилактика операциясенең 1 нче этабы барышында Татарстан наркополицейскийлары 10 640 кг наркотиклы үсемлекләр табып юк иттеләр, киндер үсә торган 66 000 кв.метрлы 30лап уйдык бетерелде. Наркотиклы үсемлекләрнең иң зур мәйданнары Чаллыда, Лаеш, Әлмәт һәм Балык Бистәсе районнарында табылды.

Шушы көннәрдә генә Татарстан наркоконтроле хезмәткәрләре Лаеш районында тагын бер киндер уңган мәйданны ачыкладылар, анда киндер җыючы 31 яшьлек Казан кешесен тоткарладылар. Наркополицейскийлар килгәнче ул инде ике капчык үсемлек җыеп өлгергән иде. Бу кеше киндер басуы турында танышларыннан ишеткән дә, кышка запас әзерләп куймакчы булган икән. Әмма аңа запаслары тиз генә кирәк булмаячак, чөнки наркотик матдәне күпләп саклаган өчен аңа 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

"Мәк" операциясенең комплекслы чаралары кара көзгә кадәр дәвам итәчәк. Мәк яки киндер үскән урыннар, кустарь ысул белән наркотиклар җитештерү урыннары, үсемлектән ясалган наркотик матдәләр сату фактлары турында наркополицейскийларга һәркем хәбәр итә ала.

Әлмәттәге "ышаныч тлефоны" (8553) 45-26-94.

Реклама

http://almetyevsk.tatar.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: