Татарстанда минималь хезмәт хакы күләме билгеләнде
Бүген ТР Профсоюзлар федерациясе, ТР эш бирүчеләр берләшмәләренең координацион советы һәм ТР Министрлар КАбинеты минималь хезмәт хакы күләме хакындагы килешүгә кул куйдылар.
Ул хезмәткә яраклы халык өчен яшәү минимумы дәрәҗәсенә максималь якынайтылды. Хәзер республика икътисадының бюджеттан тыш секторында минималь хезмәткә түләү күләме аена 6420 сумнан да ким булырга тиеш түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа