Татарстанда миллионерлар саны арткан
30 апрельгә кадәр ел буена кергән керемнәр буенча салым декларацияләре тапшырырга кирәк. Шунлыктан Татарстанда миллионнар эшләгән байлар керемнәрен барлый башлады.
Алабуга районында гына да 9 миллионер барлыгы ачыкланган. Узган ел алар саны нибары 7 генә булган. Бер миллионерның еллык кереме 10 миллионнан артып киткән. Алабуга - байлар саны буенча Татарстанда алгы урыннарда тора. 2 миллион сумнан артык керемнәре булган 500 кеше инде декларация тапшырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа