Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда Математика елына йомгак ясалды

Казанның "Корстон" комплексында Математика елына йомгак ясалды.

Тантанада ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.

Министр тантанага җыелган барлык мөгаллимнәрне 2013-2014 нче уку елы уңышлы тәмамлану, Бердәм дәүләт имтиханнары хәвеф-хәтәрсез, имин генә тапшырылу белән тәбрик итте.
Министр кайбер фәннәр буенча БДИ нәтиҗәләренә күз салды. Аның әйтүенчә, узган елда математика буенча уртача балл 57 булса, быел ул - 48. Рус теле буенча былтыр уртача балл 67 не тәшкил иткән, быел - 66. Физика буенча уртача балл быел 47, җәмгыять белеме буенча 62 булган. Энгель Фәттахов былтыр бу күрсәткечләрнең югарырак булуын искәртеп узды. Хәер, уңай якка үзгәрешләр дә юк түгел. Быел Бердәм дәүләт имтиханнарын уздыру чорында нибары 4 хилафлык теркәлгән, узган елда ул хәтта 64 булган.
"Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән математика буенча БДИ да 100 балл җыйган укучыларны әзерләгән укытучылар бүләкләнде.
2014 нче елда математикадан Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча лидерлар шулай ук математика кабинетларына сертификатлар белән бүләкләнде.
http://mon.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250