Әлмәт таңнары

Татарстанда күп балалы гаиләләргә 20 512 җир кишәрлеге бирелде

2014 елның 7 маена булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 25 773 дәгъвачы.

Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 25 348 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән.

Реклама

Бүгенге көндә республиканың иң төп бурычларның берсе булып күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү тора. Татарстанның 43 муниципаль районында, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрендә гаиләләрнең гомуми өлешлек милкенә 20 512 җир кишәрлеге бирелгән. Бу - җир алучылар исемлегенә кертелгәннәнең 80 % тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: