Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда күп балалы гаиләләргә 20 129 җир кишәрлеге бирелде

2014 елның 12 мартына булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 25 081 дәгъвачы исемлеккә керде.

Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 24 512 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда - 2 173, Яр Чаллыда -2 327 җир кишәрлеге.

Бүгенге көндә республиканың иң төп бурычларның берсе булып күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү тора. Татарстанның 43 муниципаль районында, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрендә гаиләләрнең гомуми өлешлек милкенә 20 129 җир кишәрлеге бирелгән. Бу - җир алучылар исемлегенә кертелгәннәнең 80,26 % тәшкил итә.

http://mzio.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса