Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда күп балалы гаиләләргә 19814 җир кишәрлеге бирелде

2014 елның 19 февраленә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалар буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 24 709 дәгъвачы исемлеккә керде.

ТР Җир hәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 24 387 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән.

Бүгенге көндә республиканың иң төп бурычларның берсе булып күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү тора. Татарстанның 43 муниципаль районында, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрендә гаиләләрнең гомуми өлешлек милкенә 19 814 җир кишәрлеге бирелгән. Бу - җир алучылар исемлегенә кертелгәннәнең 80,19 % тәшкил итә.

http://mzio.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса