Татарстанда хезмәт хакы югары
Татарстан Идел буе федераль округында айлык хезмәт хакы күләме буенча беренче урынны били.
Ул 25 479 сумны тәшкил итә. Икенче урында - Пермь крае. Өченчедә - Самара өлкәсе. Иң түбән хезмәт хакы Мордовия республикасында. Анда айлык хезмәт хакы күләме - 17 874 сумны тәшкил итә. Бу хакта Түбән Новгородның статистикасы үзәге белдерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа