Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда «Халык инспекторы» пилот проекты старт алачак

Агымдагы елның сентябрь-октябрендә республикабызда «Халык инспекторы» мәгълүмати системасы эшли башлаячак.

Шушы көннәрдә ТР Министрлар Кабинеты бу хактагы тиешле карарны кабул иткән. Проектның асылы түбәндәгедән гыйбарәт: автомобиль хуҗалары юл хәрәкәте куркынычсызлыгын бозу һәм башка шуның ише фактлар турындагы видеоязмаларны һәм фотоларны махсус булдырылган сайтка урнаштыра алачак. Видеотеркәү җайланмаларына һәм кесә телефоннарына төшерелгән материалларны да шунда ук кую мөмкин булачак. Алар буенча ЮХИДИ беркетмә төзеп, закон бозучыларны җәзага тартачак.

«Халык инспекторы» проектының инициаторы - Россия автомобиль хуҗалары федерациясе. Системадан файдаланучыларга ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250