Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда физик затлар өчен транспорт салымын түләү вакыты күчерелде

Татарстанда физик затлар өчен транспорт салымын түләү вакыты күчерелде. 20 мартта дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 49 нчы утырышында "Транспорт салымы турында"гы ТР Законынының 8 нче маддәсенә үзгәреш кертү хакында"гы 581-4 нче номерлы Татарстан Законы проекты каралды һәм депутатлар тарафыннан беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Әлеге документ "Транспорт салымы турында"гы ТР Законын федераль законнарга туры китерү максатларында эшләнгән.

ТР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитеты рәисе урынбасары Аида Шәрипова аңлатуынча, хәзер транспорт салымы үткән салым чорыннан соң килә торган елның 1 октябреннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш. Бу РФ Салым кодексының икенче өлешенә һәм "Физик затлар мөлкәтенә салым турында"гы РФ законының 5 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү хакында"гы 2013 нче елның 2 декабрендә имзаланган ФЗ белән РФ Салым кодексына кертелгән үзгәрешләр нигезендә гамәлгә кертелгән төзәтмә. Элек транспорт салымын түләүнең соңгы срогы 1 ноябрь иде.

Аида Шәрипова әйтүенчә, транспорт салымын түләү срогын күчерү бу салымны администрацияләү сыйфатын яхшыртачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса