Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда эшсез дип теркәлүчеләр саны тагын да кимеде

Соңгы мәгълүматлар буенча, республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 18287 кеше теркәлгән. Бу сан узган атнага караганда 132 кешегә кимрәк.

Хисап атнасы барышында исә 729 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 399ы хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 40 кеше исә оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

Шуны әйтергә кирәк, тулаем алганда эшсезләр саны алай зур түгел - 2 миллион 42 меңнән артык икътисади яктан актив халыкка 18 меңнән артыграк эшсез катлам туры килә.

http://mtsz.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса