Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда «Демография» илкүләм проекты кысаларында гериатрия кабинетлары ачыла

Агымдагы елда Татарстан Республикасында 19 яңа гериатрия кабинеты булдырылачак.

Бу эшләр «Демография» илкүләм проекты һәм «Өлкән буын» төбәк проекты буенча  башкарыла.

Яңа кабинетлар республиканың Казан, Чаллы, Лаеш, Кама Тамагы, Кукмара, Зәй һәм Менделеевск шәһәрләрендә барлыкка киләчәк.

Аксубай, Алексеевск, Әлки, Балтач, Биектау, Чүпрәле, Питрәч, Яңа Чишмә һәм Чирмешән район хастаханәләренең гериатрия кабинетлары да медицина ярдәме алачак.

Республикада ел ахырына 66 гериатрия кабинеты эшләячәк. Хәзер исә Татарстанның 26 муниципаль берәмлегендә амбулатор шартларда гериатрия ярдәме күрсәтү оештырылган. 46 сырхауханә базасында 47 гериатрия кабинеты эшли.

Фото:архив/Владимир Васильев

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса