Татарстанда чагыштырмача җылы һава торышы көтелә
Бүген, 11 февральдә, Татарстанда аязучан болытлы һава. Явым-төшемнәрсез. Җил көньяк-көнбатыштан талгын. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе хәбәр итә.
Төнлә 5-10, аязган вакытта 14 градуска кадәр, көндез - 0-5 градус салкын булачак. Юлларда элеккечә үк базлавык саклана.
12 февральгә каршы төндә аязучан болытлы һава. Явым-төшемнәрсез. Җил көньяктан, талгын. Һава температурасы 6-11, аязган вакытта 15 градуска кадәр салкын көтелә. Юлларда бозлавык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа