Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда бәрәңге авыруы булу сәбәпле карантин фитосанитар зоналары кертелгән

Бәрәңге авыруы белән бәйле рәвештә, Татарстанда карантин фитосанитар зоналары кертелгән.

Чикләүләр шәхси бакчаларга кертелгән, дип хәбәр ителә Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәтенең ТР буенча идарәсе рәсми сайтында.

Минзәлә районының Коноваловка авылында 648,5 гектарда һәм Менделеевск районы Татар Чаллысында 0,16 гектар мәйданда бәрәңге авыруы таралганлыгы билгеле.

Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләре тарафыннан шәхси участоклардан туфрак үрнәге алынган. Лаборатория экспертизасы нәтиҗәләре буенча Коноваловка авылында 8 участоктан һәм Татар Чаллысы авылында бер участоктан алынган туфрак үрнәкләрендә карантин объектында цисталар (үсемлекләрнең, кайбер садә организмнарның тын споралары) ачыкланган, алар алтынсу бәрәңге нематодасы (җепсыман, орчыксыман гәүдәле ике җенесле микроскопик паразит суалчан, 20 меңләп төре билгеле) дип аталган зарарлы авыру китереп чыгара.

Минзәлә районы Коноваловка авылында гомуми 648,5 гектар мәйданда һәм Менделеевск районы Татар Чаллысы авылында Мәктәп урамындагы 10 нчы йортның 0,16 гектар участогында карантин фитосанитар зонасы билгеләнгән, махсус карантин фитосанитар режим кертелгән.

Бәрәңге нематодасыннан уңышның 80 процентына зыян килергә мөмкин.

http://almetyevsk.tatar.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса