Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда беренче мәртәбә корылыкка чыдам сабан бодае үстерәчәкләр

Татарстанда быел беренче мәртәбә корылыкка чыдам сабан бодае үстерәчәкләр.

Ул Татарстан, Самара, Башкирия, Ульяновск һәм Төньяк Казахстан селекционерлары төркеме тарафыннан булдырылган«Экада-113» дип аталачак, дип хәбәр итте яңалык авторларының берсе - Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшерпенү институтының сабан бодае селекциясе бүлеге мөдире, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Нурания Василова.

Аның сүзләре буенча, 2014 елдан башлап бу сорт массакүләм куллануга кертелгән селекция казанышларының дәүләт реестрына кертелгән инде.

Сортны явым-төшемнең аз булуы ягыннан Төньяк Казахстаннан калышмый торган Түбән Идел зонасы шартларында сынап карадылар, шундый шартларда да «Экада-113», эшләнмә авторларын сөендереп, яхшы уңыш бирде.

Яңалык кыйммәтле бодай сортлары исәбен тулыландырды, моңа кадәр алар өчәү иде. Дөресен әйтергә кирәк, аграрчыларда әлеге авыл хуҗалыгы культурасының тагын 2 көчле сорты бар әле.

Яңа сабан бодае сорты барлык кыйммәтле сортлар таләпләренә туры килә. Аңардан эшләнгән он югары сыйфатка ия булуы белән аерылып тора, ә бу чималдан пешерелгән икмәк әйберләре гаҗәеп тәмле һәм кеше сәламәтлеге өчен файдалы.

Әмма иң мөһиме, «Экада-113»нең көчле корылык шартларында да сынатмавы, аның корылыкка чыдам булуы.

http://agro.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса