Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда бераз суыта

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 24 ноябрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Республиканың кайбер районнарында көндез явым-төшем - юеш кар һәм яңгыр явуы көтелә. Төнлә төшкән томан иртәнге сәгатьләрдә дә саклана. Юлларда бозлавык булу ихтималы бар.

 

Татарстанда һава температурасы бераз гына түбән төшә башлый. Бүген көндезге сәгатьләрдә 2 граду салкыннан 3 градуска кадәр җылы булачак. Әлмәттә исә 3 градус салкыннан 1 градуска кадәр генә җылы булачак.

25 ноябрьгә каршы төндә Татарстанда һава температурасы 6 градус салкын булыр, дип фаразланыла.

Intertat.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса