Татарстанда бер ир-ат спирт эченә төшеп үлгән
Фаҗига "Аромат" заводында була.
Казанда 70 яшьлек җыештыручы карт төнлә биеклеге 3,5 метр булган техник спирт цистернасы өстенә менә һәм эчкә егылып төшеп, башы белән бәрелә. Полиция хезмәткәрләре сүзләренә караганда, ул цистерналарны бушатырга ярдәм иткән. Ир алган җәрәхәтләрдән соң урында вафат була, дип яза Интертат.ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа