Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда бер ханымны 100 мең сумга алдаганнар

Казандагы өлкән яшьтәге хатын-кыз мошенникларның чираттагы корбаны була.

Аның йорт телефонына билгесез кеше улы тавышы белән шалтыратып, юл-транспорт вакыйгасына эләгүен һәм бер кызны таптатуын әйтә. Сөйләшүне үзен тикшерү комитеты начальнигы дип таныштырган икенче берәве дәвам итә. Ул проблеманы улы файдасына уңай хәл итү өчен кичемәстән 150 мең сум акча кирәк ди. Пенсионерканың 100 мең сум акчасы була. Мошенниклар бу акчага да риза булалар. Берникадәр вакыттан соң пенсионер янына курьер килеп акча алып китә. Пенсионер ишек ябылгач кына уйлана башлый һәм туганнарына шалтырата һәм ул үзенең алданганына төшенә, дип хәбәр итә эчке эшләр идарәсенең Казан буенча матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250