Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда авылда яшәп өченче һәм аннан соңгы бала табучыларга 100 мең сум акча биреләчәк

Әлеге сумма 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга бер тапкыр түләнәчәк.

Бу хакта журналистлар белән әңгәмә вакытында ТР Министрлар Кабинеты карарын шәрехләп, Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләгән. 

Министр аңлатып үткәнчә, әгәр 29 яшькә кадәр хатын-кыз өченче генә түгел, ә дүртенче, бишенче һәм аннан соң бала тапса, аңа бер тапкыр 100 мең сум күләмендә акча түләнәчәк. 

Эльмира Зарипова искәртеп үткәнчә, әлеге карар кабул ителгәнче 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча өченче бала тапкан хатын-кызларга гына бирелә торган булган. 

Илкүләм проектлар 2019 ел башыннан Россия Президенты Владимир Путинның "май" указы нигезендә гамәлгә ашырыла. Татарстанда «Демография» илкүләм проектын тормышка ашыру өчен 2020 елда 8,7 млрд сум бирелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса