Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда автобус йөртүчеләрне тикшерәләр

Юл һәлакәтләре күбәю сәбәпле, Татарстан Республикасы ЮХИДИ инспекторлары автобус йөртүчеләрне тикшерә.

Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенең техник күзәтчелек һәм теркәү-имтихан эшләре бүлеге җитәкчесе урынбасары Александр Севрикеев хәбәр иткәнчә, ике айда Татарстан Республикасында автобус йөртүчеләр гаебе белән 27 һәлакәт булган һәм аларда 31 кеше имгәнгән.

Әлеге һәлакәтләрне китереп чыгарган сәбәпләргә йөртүчеләрнең тизлек арттыруы, юл чатында йөрү кагыйдәләрен бозу, дистанцияне сакламау яки ватык автобусларда юлга чыгу керә.

Пассажирларны йөртү буенча   куркынычсызлыкны арттыру һәм  юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан 16-31 март көннәрендә Татарстан Республикасында «Автобус» профилактика чараласы узачак.

Инспекторлар рейска чыгу алдыннан техник һәм медицина контроле таләпләре үтәлешен, тахографларның булуын һәм төзеклеген, йөртүчеләрнең хезмәт һәм ял режимын, шулай ук тизлек режимын үтәлешен тикшерәчәк.

 Фото:скриншот

 Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса