Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда автобус белән “Жигули” бәрелгәннәр. Бер пассажир хастаханәдә

Чаллыда Автосборочный тыкрыгында автобус юл уңаена хәрәкәт иткән “Жигули” машинасына юл бирмәгән.

Чаллыда автобус җиңел машинага бәрелгән. Нәтиҗәдә машинадагы пассажир зыян күргән. Бу хакта шәһәрнең дәүләт автомобиль инспекциясендә хәбәр иттеләр.

Юл-транспорт һәлакәте кичә кич, Автосборочный тыкрыгында булган. Пассажирлары булмаган “НефАЗ” вахта автобусы юл уңаена хәрәкәт иткән 7 нче модельле “Жигули” машинасына юл бирмәгән.

Бәрелү нәтиҗәсендә җиңел машинадагы 45 яшьлек хатын-кыз яраланган. Чакыру буенча килгән табиблар күкрәк сөяге сынган дип диагноз куйган. Зыян күргән хатынны ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә алып киткәннәр.

Фото: pixabay

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса