Татарстанда һава шартларының үзгәрүе көтелә
Бүген көндез яшенле яңгыр явачак, төньяк җил вакыты-вакыты белән 15-20 м/с тизлектә исәчәк. Ялларда да шундый һава торышы сакланырга мөмкин.
Шимбә - 7 июнь көнне - урыны белән яшенле яңгыр булуы ихтимал. Төнлә минималь температурата 7-12 градус җылы булачак. Көндез термометр баганалары 23-28 градуска кадәр күтәреләчәк. Якшәмбе көнне дә шулай була, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәгә мониторинг ясау идарәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа