Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда 4,5 меңнән артык эшмәкәр дәүләт ярдәмен алды

4,5 меңнән артык эшмәкәр Татарстанның бизнес өчен ФАСТТРЕК.РФ. платформасыннан файдаланган.

Портал «Кече һәм урта эшмәкәрлек  һәм шәхси эшмәкәрләр инициативасына ярдәм итү» милли проекты кысаларында  башлап җибәрелде. Бу инструмент узган ел Татарстанда бизнесның финанс һәм финанс булмаган ярдәм чараларына керүен гадиләштерү өчен эшли башлады.

Милли проект кысаларында  Татарстанның 28 меңнән артык эшмәкәре   мәгълүмати- консультация хезмәтеннән файдалана алды. Мисал өчен, «Минем бизнес» форумы 12 меңннән артык катнашучыны җыйды.

Моннан тыш, Татарстанда сәнәгать инфраструктурасы объектлары саны 100гә җиткән. Бүгенге көндә Татарстанда  80 сәнәгать мәйданчыгы һәм 20 сәнәгать паркы эшләп килә. Аларда 1,4 меңнән артык компания эшчәнлек алып бара. Бу компанияләр 30 меңнән артык эш урыны булдырганнар.

Фото:https://xn--80akpwegam.xn--p1ai/

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса