Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда 40 муниципаль районның 432 торак йортында капиталь ремонтлау эшләренә керештеләр

Татарстанның 40 муниципаль районында күп фатирлы 432 йортны капиталь ремонтлау эшләренә керештеләр.


2014 елның күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасына килгәндә, ул ведомстволар белән килешенгән һәм ТР Министрлар Кабинетына карау өчен җибәрелгән. Республика программасын финанслау күләме 4683 млн сум тәшкил итә.
Бу программа буенча 2014 елда 159 гомуми белем бирү учреждениесенә, 2,55 млрд сумга ремонт ясалачак.
Ирек Фәйзуллин 2014 елда балалар сәламәтләндерү лагерьларында капиталь ремонт программасы турында белдерде. Программаны финанслау күләме 100 млн сум тәшкил итә.
"Уңай мохит" программасы кысаларында, 2014 елда 135 социаль өлкә объектлары төзекләндереләчәк.

Моннан тыш, 2014 елда мәктәпләрне уңайлаштыру эшләре башкарылачак. Бу программага 42 муниципаль берәмлекнең белем бирү учреждениеләре кертелгән.

http://prav.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса