Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда 2,5 гектардан артык урман торгызылган

Узган ел Татарстанда “Экология” милли проекты буенча 2,5 гектардан артык урман торгызылган.

Бу хакта ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов сөйләде. "2019 елда республикада 2514 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылды. Шул исәптән 1770 гектарда ясалма урман торгызу эшләре үткәрелде, 36 гектарда катнаш урман торгызу, 542 гектарда табигый урман торгызу һәм 166 гектарда урман үрчетү эшләре башкарылды», – дип хәбәр итте ул.

2020 елда “Татарстан Республикасында урманнарны саклау” төбәк проектын гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан 197,7 млн сум акча бүленгән.
Бу акчаларга 4,8 мең га мәйданда урман торгызу һәм урман үрчетү буенча эшләр башкару, 11 тоннадан артык орлык әзерләү һәм 30 миллионнан артык үсенте үстерү планлаштырыла.
“Татарстан Республикасында урманнарны саклау” төбәк проектының төп максаты - 2024 елга 100 % исәбендә урманнардан файдалану һәм яңадан торгызу балансын тәэмин итү.

Фото:архив

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса