Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда 2014 елның 1 августына 1 млн. 424,1 мең кв.м. торак тапшырылган

Татарстан Республикасында 2014 елның 1 августына 1 млн. 424,1 мең кв.м. торак тапшырылган, яисә еллык йөкләмәнең 59,4%ы.


Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2014 елның 1 августына республикада социаль ипотека программасы буенча гомуми күләме 176,1 мең кв.м., 2 мең 976 фатир булган 60 йорт файдалануга тапшырылган.

2014 елда арендага бирелә торган торак төзелеше программасы кысаларында гомуми күләме 52 мең 913 кв.м. булган 52 йорт төзү планлаштырыла.

Ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар хокукын гамәлгә ашыру кысаларында республиканың 19 муниципаль берәмлегендә барлык уңайлыклары булган 309 фатир булдыру планлаштырыла.

Ирек Фәйзуллин шулай ук республикада, 141 Бөек Ватан сугышы ветераны өчен 41 йорт төзелеше баруын хәбәр итте.

Күп балалы, 5 бала һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә килгәндә, 2014 елның Ирекле исемлегенә 824 гаилә кертелгән.

Киңәшмә барышында Ирек Фәйзуллин ТКХ хезмәтләре өчен түләү җыемы турында да сөйләде. Июньдә ТКХ өчен түләүләр җыемы 100% тан арткан һәм 102% тәшкил иткән.

Илдар Халиков районнар җитәкчелеген ТКХ хезмәтләре өчен түләүләр җыемы мәсьәләсенә бик нык игътибар бирергә чакырды.



ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса