Татарстанда 18665 эшсез кеше бар
Бүгенге көндә Татарстанда 18665 кеше республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә исәптә тора.
5 сеннән 11 нче мартка кадәр булган вакыт аралыгында 702 татарстанлы эшсез дип танылган.
Икътисадый эшчәнлек төрләре буенча караганда бу мәсьәлә буенча әйдәп баручы булып күпләп һәм берәмләп сәүдә итү тармагы тора. Эшсез дип танылган 92 кеше нәкъ менә әлеге өлкәдә тир түккән булган. Узган хисап атнасы белән чагыштырганда теркәлгән эшсезләр саны 27 кешегә кимегән.
Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,81% ны тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа