Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда 13 мең кеше машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм калырга мөмкин

Быелдан кергән яңа законнар нигезендә, юлда йөрү буенча штрафлары булганнарны машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү дигән кагыйдә дә каралган иде.

Закон үз көченә кергәннән бирле, Россиядә инде шактый кешене таныклыксыз калдырганнар. Татарстанда исә бу категориягә 13 мең кеше керә икән. Әлеге "кара" исемлеккә эләгү өчен юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларның 10 меңгә җыелуы да җитә. Бурычлыларга "бәхет хатлары" килә башлаган инде. ЮХИДИ хезмәткәрләре аңлатуынча, ун мең штраф җыелган кешене таныклыктан мәхрүм итәр алдыннан, аның бу хакта хәбәрдар булуы шарт. Шуңа да өйгә аңлату хатлары җибәрелә. Штрафы булган кеше бурычларын түләп, квитанцияне ЮХИДИга алып килеп күрсәтергә тиеш.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса