Әлмәт таңнары

Татарстанда 1 атна эчендә 300ләп кешене талпан тешләгән

Татарстанда 9-15 июнь көннәрендә 293 тапкыр кешеләрне талпан тешләү очрагы теркәлгән, шул исәптән 48 очракта балалар зыян күргән.

Реклама

Казанда талпан тешләгән кешеләр 40, шуның 17се балалар.

Быел Татарстанда барлыгы 2034 кешене талпан тешләгән, шуның 503е - балалар. Казанда 404 очрак теркәлгән, 104е - балалар. Үткән елның шул чоры белән чагыштырганда тешләүләр саны, бигрәк тә Казанда (1,5 тапкырга), арткан.

Барлыгы 400 талпан тикшерелгән, шуларның 194е - кешегә кадалган талпаннар. 17 талпан энцефалитлы булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: