Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанча «Ирония судьбы, или с легким паром!»

Исерек бер адәм өенә кайтышлый үз йорты белән фатир ишеген бутаган һәм ялгыз яшәүче инвалид ханым фатирына барып кергән.

Хуҗабикә куркудан үтеп баручыларны ярдәмгә чакырган. Тегеләре полиция чакыртканнар. Ә исерек адәм бу вакытта чыгып качмакчы булган. Ашыгудан ул ханымның туфлиләрен кигән. Аны шул шак-шок килгән аяк тавышыннан тапканнар да. Тик инде башка фатирдан. Ул анда кереп, йокларга ятарга да өлгергән булган.

Баулы полиция бүлегендә исерек иргә карата җинаять эше кузгатканнар. Ул «Торакның кагылгысызлыгын бозу» маддәсе буенча хөкем ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса