Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан яшьләре чит илдә укырга омтыла

17 февральдә "Мираж" кунакханәсендә "UNIS FAIR - дөньяның иң яхшы университетлары" дип аталган күргәзмә үтте. Бу чара Казанда өченче ел рәттән уздырыла.


Күргәзмәдә күбесенчә инглиз телле уку йортлары күрсәтелде. Чит илдә укырга теләүчеләр Британия, АКШ, Австралия һәм Канада университетларына өстенлек бирә. Аларга урта белем, бакалавриат, магистратура, МВА һәм тел курслары програмнары тәкъдим иттеләр.

ITEC-Казан ширкәте мөдире Илдус Галимов сүзләренчә, Британия - яшьләр өчен приоритет ил булып тора. Гомумән алганда, ширкәт һәр ел саен 100дән артык студентны укырга җибәрә.

"2012 елда Татарстаннан 120 укучы чит илгә укырга китте. Без бу нәтиҗә белән канәгать калдык, ләкин тагын дә әйбәтрәк эшләп була дип ышанам. Күбесенчә уку чыгымнарын әти-әниләре каплый, әмма Татарстанның "Алгарыш" гранты бар, аны кулланып китүчеләр дә бихисап. Гадәттә грант алучылар кире кайталар, ә үз кесәләреннән түләүчеләр шунда калу ягын карый", ди Галимов.

Материал "Азатлык" радиосы сайтыннан,

фото Интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250