Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Ветераннар берлеге пенсияне индексацияләү Конституциядә беркетүне хуплады

Мондый фикерне ТР Ветераннар берлеге комитеты рәисе, генерал-майор Әхәт Юлашев җиткерде.

«ТР Ветераннары берлеге» Россия Конституциясендә пенсияләрне елына кимендә бер тапкыр индексацияләүгә кагылышлы үзгәрешләрне хуплады. Мондый фикерне ТР Ветераннар берлеге комитеты рәисе, генерал-майор Әхәт Юлашев җиткерде.

"Бу төзәтмә безнең ветераннарның ихтыяҗларын канәгатьләндерә. Әгәр бу Конституциядә  расланса, без моңа сөенәбез генә. Бу сорауларны безнең вәкилләр ишетте, һәм алар бу тәкъдимне Конституциягә керттеләр. Әйе, без моны хуплыйбыз», – диде ул.

Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә ветераннар яхшы пенсия һәм торак белән тәэмин ителгән.

РФ Конституциясында социаль пособиеләрне һәм түләүләрне индексацияләүне, беркетергә ниятлиләр.

Фото: Архив

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса