Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт укучылары өчен каникуллар бер атна алдан башланачак

Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе нигезендә мәктәп укучылары каникулга бер атна алдарак, ягъни 19 мартта чыгачак.

Бу коронавирус таралу куркынычы янауга бәйле. 
 Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткән.

Шул исәптән Әлмәт шәһәре һәм районы мәктәпләрендә дә каникуллар пәнҗешәмбе көнне, 19 мартта башланып китәчәк. 

Искәртеп узабыз, Татарстан Республикасында  15 апрельгә кадәр санитар-эпидемиологик режим кертелде. Ул республикада массакүләм чараларны күчерүне күз уңында тота.

 

Фото:архив/Владимир Васильев

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса