Татарстан спортчысы Рушан Миңнегулов Паралимпиадада алтын медаль яулады
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочидагы XI кышкы Паралимпия уеннарында 20 километрга чаңгы узышында алтын медаль яулаган татарстанлы - халыкара класслы спорт мастеры Рушан Миннегуловка һәм аның тренеры Радик Миногуловка хөкүмәт телеграммасы юллады.
Тәбрикләү сүзләре, изге теләкләр белән беррәттән телеграммада: «Татарстан спортчысы - минем якташым, Байлар Сабасы егетенең Россиягә «алтын» бүләк итүе икеләтә куанычлы», дигән сүзләр дә бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа