Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Россиядә беренче урында, Әлмәт республика буенча алдынгылар рәтендә

2014 ел йомгаклары буенча Татарстан бишенче тапкыр рәттән төбәк башкарма власте органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге буенча беренче урын яулады. Рейтинг нәтиҗәләре быелның 7 маенда Россия Федерациясе хөкүмәте утырышында игълан ителде.

Нәтиҗәлелекне бәяләүдә төп критерий булып төбәкнең икътисад һәм социаль өлкә үсеше динамикасы, шулай ук халыкның башкарма власть органнары эшчәнлегенә биргән бәяләмәсе тора. Бәя узган өч ел өчен 11 күрсәткеч буенча бирелә. Шулай итеп, Татарстан югары күрсәткечләрне саклап кына калмый, ә бәлки барлык социаль-икътисади юнәлешләр буенча даими үсешне дә күрсәтә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов стратегиясе республиканың тотрыклылыгын һәм үсешен тәэмин итә. Соңгы биш елда Татарстан мөһим социаль-икътисади күрсәткечләр буенча лидерның позициясен ныгытты, биредә эре инновацион проектлар тормышка ашырыла.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан күрсәткечләре үсешенә Әлмәт тә саллы өлеш кертә. Мисал өчен, безнең район узган елгы нәтиҗәләр буенча озатылган продукция өлеше белән муниципаль берәмлекләр арасында беренче урында. Ул 478 357 620 меңлек тәшкил итә. Предприятиеләрнең финанс эшчәнлегенә килгәндә, аларның 82,5 проценты елны табыш белән тәмамлаган. Халыкка күрсәтелгән түләүле хезмәтләр буенча да үсеш бар - 12, 5 %. Бу Әлмәттә бер кеше 51,6 мең сумлык түләүле хезмәттән файдаланган дигән сүз.

Нефтьчеләр башкаласы уртача эш хакы буенча республикадагы шәһәрләр арасында беренче, ә район икенче урын били. Татарстан буенча бер хезмәткәргә уртача айлык 28 865 сум туры килә, Әлмәттә исә узган ел 35241 сумга җиткән. Төбәктә эшсезлекнең дә 16,6 процентка кимүен билгеләп үтәсе килә. Боларның барысы да халыкның тормыш дәрәҗәсе яхшыруын, шәһәр һәм районның үсүен раслаучы күрсәткечләр. Әлмәттә яшәүчеләрнең арта баруына да әлеге факторларның тәэсире зур. Узган ел без 1119 кешегә артканбыз. Бу 2013 ел белән чагыштырганда 7,5 процентка күбрәк.

Торак төзелеше буенча да алдынгылар сафында барабыз. Район республика программаларында да актив катнаша. Татарстан җитәкчелеге һәркем ала алырлык торак белән белән тәэмин итүне дәүләтнең өстенлекле социаль сәясәте итеп билгеләде һәм аның үтәлешен үз контролендә тота. Биредә социаль ипотека программасы зур роль уйный. Менә дүрт ел инде төбәктә елына 155 мең квадрат метр торак мәйдан төзелә. Шуның 30 проценттан артыгы социаль ипотекага туры килә. 2006 елдан алып быелның 1 гыйнварына кадәр Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды катнашында Әлмәттә 34 күпфатирлы торак йорт куллануга тапшырылды. Бу 6 меңләп фатир дигән сүз. Бу урында нефтьчеләрнең дә республика программасына зур өлешен искәртеп узасы килә. Үткән ел социаль ипотека буенча төзелгән 53391 квадрат метр торак мәйданның 45781 квадрат метры "Татнефть" компаниясе тарафыннан сафка бастырылган.

Үз почмагың булуга ни җитә! Иркен, якты бүлмәле фатирлар хакында яшьләр дә, өлкәннәр дә хыяллана. Әлеге хыялларны республика программалары тормышка ашыруда ярдәм итә. Социаль ипотека Әлмәттә 152 сугыш ветеранны, 55 ятимне, 5 күпбалалы, 299 яшь гаиләне фатирлы итте.

- Президентыбызга зур рәхмәт. Безгә менә нинди җәннәт бүләк итте. Салкын һәм кайнар су агып тора, бүлмәләр җылы, газы бар. Рәхәтлекне аңлатып бетерә торган түгел, - дип сөенә быел гына Гафиятуллин урамындагы 66 нчы йорттан бер бүлмәле фатир алган 88 яшьлек тыл хезмәтчәне Мөнәвәрә апа Әхмәтова.

Районда "Авыл җирлегендә яшәүчеләрне торак белән тәэмин итү" программасы да эшли. Аның ярдәмендә 163 гаилә тораклы булды.

Быел да әлмәтлеләр торак төзелеше буенча алдынгы урыннарда калырга исәпли.

- Бездә бүген бер кешегә 25,1 квадрат метр торак мәйдан туры килә. Төзелеш күләмен киметергә исәбебез юк. Агымдагы елда да 155 мең квадрат метр торак мәйдан тапшыру бурычы тора. Шулай ук адреслы ярдәм күрсәтү дәвам итә. Социаль ипотека буенча "Яшьлек" микрорайонында барлыгы 372 фатирлы өч йортны файдалануга тапшыру планлаштырылды. Моннан тыш бездә бит әле коммерция тораклары да төзелә. Быел аларның икесе "Алсу" микрорайонында булачак. Берсе февраль аенда яшәүчеләрне кабул итте инде. Биредән программа буенча яшь гаиләләргә дә фатирлар бүленде. Калганнары Клара Цеткин урамында, Ленин белән Әминов урамнары киселешендәге районда, Түбән Мактамада, Радищев, Чернышевский урамнарында булачак, - дип 2015 елга булган торак төзелеше программасы белән таныштырды район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Ильвир Габдуллин. - Торак белән беррәттән районда социаль һәм мәдәният-көнкүреш билгеләнешендәге объектлар төзелеше программалары да уңышлы гамәлгә ашырыла. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, шәһәрдә һәм райондагы төзелеш барышын район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин тикшереп тора. Ул һәркөнне диярлек проблемалар белән кызыксына, үзе объектларны барып карый.

Димәк, әле Әлмәттә өй туйлары алда гөрләячәк. Ник дисәң дә, фатир алу - зур сөенеч, бәйрәм бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса