Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белем бирү елына йомгак ясалды

Казанда Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белем бирү елына йомгак ясау тантанасы булды, "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы-2014" һәм "Мәктәпкәчә белем бирүдә инновацион технологияләр" республика кокурсларында җиңүчеләрне бүләкләү булды.

Конкурсның республика этабында муниципаль этапта җиңеп чыккан 109 оешма катнашты катнашты.

Коллективлар башкарган гаять зур эш нәтиҗәсендә һәм республика комиссиясе экспертларының бердәм бәяләве белән 1 миллион сум грант алучы 50 балалар бакчасы ачыкланды. Алар арасында Әлмәттән 36 нчы (мөдире Гудакова Т.Т.) һәм 47 нче (мөдире Димеева Р.К.) балалар бакчалары бар.

Шулай ук "Мәктәпкәчә белем бирүдә инновацион технологияләр" республика конкурсында 1 нче урын алган өчен 57 нче балалар бакчасы, тәрбиячеләр Киселева Г.Р. һәм Минһаҗева Р.А. мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы һәм 50 мең сум премия белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса