Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Республикасында “Мәктәп картасы” сынау проекты эшли башлады

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, ТР "Мәгълүмати технологияләр үзәге" дәүләт унитар предприятиясе "АК БАРС" БАНК ачык акционерлык җәмгыяте һәм MasterCard Worldwide Халыкара түләү системасы белән берлектә Яшел Үзән шәһәренең аерым мәктәпләрендә "Мәктәп картасы" инновация проектын эшләтеп җибәрә.

2014 елның 28 апреленнән Яшел Үзән шәһәрендә укучыларның мәктәптә һәм мәктәптән тыш банк хисабы аша акча түләвен формалаштырып бетерүгә юнәлдерелгән "Мәктәп картасы" проекты старт алды. Әлеге проектның тагын бер мөһим үзенчәлеге - ул мәктәптә дәресләргә һәм өстәмә белем бирү оешмаларына йөрешне хисаплау системасын булдырырга мөмкинлек бирә.
"Әлеге проектның гамәлгә ашырылуы иң беренче чиратта мәктәп укучыларының икътисади культурасын күтәрүгә юнәлдерелгән. Шул ук вакытта, проект әти-әниләр өчен файдалы - баланың дәресләргә йөрүен һәм чыгымнарын күзәтү күпкә җиңелрәк булачак. Мәктәпләр өчен өстенлеге шунда - кулдан акча түләүдән арыну, хисап мәгълүматларының автоматизацияләндерелүе һәм инкасация вакытында куркынычсызлыкны арттыру", - дип ассызыклады ТР Премьер-министры урынбасары- ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов.
"Мәктәп картасы" үз эченә уку йортына электрон үткәрү кәгазе, банк хисабы аша, шул исәптән ашханәдә дә, түләү әсбапы, шулай ук җәмәгать транспортында йөргәнгә түләү өчен транспорт картасын ала.
Карта белән бәйле эшләр турында тиз арада мәгълүмат алу өчен әти-әниләргә "АК БАРС" Банктан "СМС-инфо" хезмәтенә кушылырга тәкъдим ителә.
"Мәктәп картасы"н берничә юл белән тулыландырырга мөмкин: "АК БАРС" БАНК ачык акционерлык җәмгыяте бүлекчәләрендә, Банкның үзлегеңнән хезмәт күрсәтү җайланмаларында (шул исәптән банкоматлар һәм инфокиосклар), башка компанияләр терминалларында (Элекснет, Qiwi) һәм ТР электрон хөкүмәте инфоматларында. Банк хисабы аша картадан картага акча күчереп тулыландырырга да мөмкин.

http://mon.tatarstan.ru/tat/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса