Әлмәт таңнары

Татарстан Республикасында еллык биремдәге торакның 31,4 процентын тәшкил иткән 753 мең кв. м торак сафка кертелгән

11 нче апрельгә Татарстан Республикасында 753 мең кв. м торак сафка бастырылган, бу еллык биремнең 31,4 процентын тәшкил итә.

Шул исәптән соңгы 2 атнада 132 мең кв.м торак тапшырылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың бөтен муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырда. Чарада Татарстан республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасы кысаларында республикада барлык авария хәлендәге йортлар буенча мәгълүматны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды системасына кертергә кирәк, дип искәртте Ирек Фәйзуллин. Бүгенгә 1 мең 688 йортның 997се буенча мәгълүмат кертелән, 692 йорт буенча мәгълүмат юк. Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, төп максат - авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне урамда калдырмау. Гражданнарның уңайлыклары булган башка торак урыны булса, авария хәлендәге торак сатып алына һәм ТР Дәүләт торак фондыннан торак алу мөмкинлеге бирелми.

4 нче апрельдән 2014 нче ел программасы этабы буенча заявка әзерләү башланды. 2014 нче ел этабына моңа кадәр 2014-2017 нче еллар этапларына кертелгән авария хәлендәге барлык калган йортлар кертелә.

Төзелеш министры социаль ипотека программасын тормышка ашыру барышы турында хәбәр итте. 11 нче апрельгә 69,3 мең кв.м мәйданлы 24 йорт (1 мең 210 фатир) сафка бастырылган.

Аренда торагына килгәндә, 2014 нче елда ТР Дәүләт торак фонды 41 мең 492 кв.м мәйданлы 11 торак йорт төзиячәк: алар арасында 8 йорт - Югары Ослан районында Иннополис хезмәткәрләренә, 119 фатирлы торак йорт - Яр Чаллыда ИТ-парк эшчеләренә, 156 фатирлы торак йорт - "Алабуга" МИЗ хезмәткәрләренә, 44 фатирлы торак йорт - Казанда Журналистлар урамында.

Шулай ук "Алабуга МИЗ хезмәткәрләренә 64 фатирлы торак йорт һәм гомуми мәйданы 11 мең 421 кв. м тәшкил иткән коттедж авылы төзелеше алып барыла.

Күп фатирлы инвестицион торак программасына килгәндә, ТР өчен план - 121 йорт. Бүгенгә 33 йорт сафка бастырылган. Калган 88 йортның 46сы - югары әзерлек дәрәҗәсендә.

Татарстан Республикасы Президенты төзелеш сезонында объектларда ике сменалы эш оештырырга һәм көн яктысын тулысынча кулланырга өндәде. Аеруча бу безнең "Иннополис" МИЗ мәйданчыгы кебек стратегик объектлар өчен мөһим, - дип ассызыклады ул.

Рөстәм Миңнехановка шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итүгә бәйле вазгыять турында хәбәр иттеләр.

http://prav.tatarstan.ru/

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: