Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Республикасында “Безнең яңа укытучы” грантын алу өчен конкурс башланды

"Безнең яңа укытучы" грантын алу өчен дәгъва кылучылардан заявкалар 10 июньгә кадәр кабул ителәчәк.

Әлеге Грант Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан абруйлы уку йортларында белем алган егет-кызларны, яшь аспирантлар һәм фән кандидатларын мәктәпкә җәлеп итү максатыннан гамәлгә ашырыла. Бәйгедә укытучы һөнәренә сәләте булган, әмма педагогик белгечлек алмаган яшьләр дә катнаша ала.
Конкурста җиңүчеләр ай саен төп хезмәт хакына 7500 сум күләмендә өстәмә алачак. Моннан тыш грант алучылар торак белән (авылда), укыту-методик электрон программа белән җиһазландырылган шәхси ноутбук, шул исәптән чит илдә дә һөнәри яңадан укытуны үтү мөмкинлеге, алар эшләгән кабинетлар уку-укыту эшчәнлеге өчен кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителәчәк.

http://mon.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250