Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Республикасында беренче тапкыр “Болгар-Туган Тел” профильле сменасы үтә

23 нче июньнән башлап 29 на кадәр Болгар шәһәрендә беренче тапкыр "Болгар-Туган Тел" профильле сменасы үтә.

Ул уку-укыту, мәдәни һәм иҗади юнәлешләрдә эшли, палаткалы лагерь тибында ачык һавада уза. Форумда төрле олимпиада, фәнни конференция җиңүчеләре, интеллектуаль бәйге, иҗтимагый проект, фестиваль лауреатлары һәм башка күп кенә сәләтле 7-11 нче сыйныф укучылары катнаша. Шунысын да ассызыклап үтәргә кирәк - катнашучылар Татарстан Республикасының мәктәп укучылары гына түгел, ә Россияның башка регионнарыннан да бар. Лагерьның программасы татар мәдәниятын, телен үзләштерүгә, татар телен тормыш-көнкүрешнең төрле өлкәләрендә уңышлы файдалануга, өйрәтүгә юнәлдерелгән.
Профильле сменаның төп максаты булып туган телгә хөрмәт тәрбияләү, татар саклап калу проблемасына игътибар бирү, аны чишү юлларын эзләү тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250