Татарстан прокурорлары турында китап чыкты
Юридик фәннәр докторы, ТР Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты, үз вакытында Әлмәттә прокурор булып эшләп киткән Флер Баһаветдиновның чираттагы - ундүртенче китабы дөнья күрде.
Ул «Татарстан республикасы прокурорлары» дип атала. Казанда басылган китапта Ф.Н. Баһаветдинов 1946 елдан алып 2000 елларга кадәр ТРда прокуратурада хезмәт куйган шәхесләр турында сөйли.
Яңа китап тарихчылар, студентлар, аспирантлар, югары уку йортында белем бирүчеләр һәм кызыксынган һәркем өчен билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа