Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Президенты яңа бакчага интерактив комплекс бүләк итте

Балалар бакчалары төзү буенча республика программасын гамәлгә ашыру узган ел Татарстанда 5 меңнән артык баланы бакчалы иткән иде. Быел исә әлеге максатларга 5 млрд сум бүленә. Бу янә 10 меңнән артык сабый мәктәпкәчә учреждениеләргә йөри алачак дигән сүз.

Шәһәрнең "Көнбатыш капка" микрорайонындагы "Золотой ключик" бакчасы да шул исемлеккә керә. Әлмәткә эшлекле визиты барышында әлеге заманча балалар бакчасын Президент Рөстәм Миңнеханов та карады.

6 яшьлек Всеволод Веденеев башкала кунаклары килгәнне көтеп, яңа бакчаның уңайлы биләмәләрен, уен мәйданчыкларын берничә кат әйләнде. Моңарчы яшәү урыннан ерак урнашкан бакчага йөргән Сева бу мөмкинлеккә шат.

- Хәтта иске бакчада дуслар калды дип тә көенмим. Монда яңалары булачак. Өч малай белән таныштым да инде, - ди быел әзерлек төркеменә йөриячәк малай. - Ә бина матур. Миңа монда барысы да бик ошый.

Шәһәрнең "Көнбатыш капка" микрорайоны нигездә бюджет тармагында эшләүчеләр өчен социаль ипотека йортларыннан күтәрелә. Бүгенге көндә бистәдә планлаштырылган 25 йортның 15-е сафка баскан инде. Шуңа күрә биредә балалар бакчасы аеруча зарури иде. Бу хакта өч бала әнисе Наилә Яруллина да искәртте.

- Зур түземсезлек белән көттек. Безнең микрорайонда гел яшьләр, балалар күп, - ди шушы учреждениегә үзе дә эшкә киләчәк әни. - Бу матур, иркен, якты бакча балаларның икенче йортына әйләнер дип уйлыйм.

Бүгенге көндә Әлмәт шәһәре һәм районында балалар бакчасына электрон чиратта 7 меңгә якын бала тора. Мәгариф идарәсе башлыгының мәктәпкәчә белем бирү буенча урынбасары Инна Гайфуллина сүзләренчә, исемлек көн саен тулылана тора.

- Бала туып, кулларына шаһәдатнамә алу белән әти-әниләр чиратка баса. Быел 2,5 меңләп баланы бакчалы итәрбез дип ышанабыз, - ди җитәкче. - Өстенлек өч яшьлекләргә. Андыйлар бүгенге көндә - 437 бала. Әле быел эксперимент рәвешендә шушы яңа бакчада яшь ярымнан ике яшькә кадәрле ике төркем ачарга уйлыйбыз. Анда 30 бала йөриячәк.

270 урынга исәпләнгән балалар бакчасы заман таләпләренә җавап бирә. Моны яңа объектны караганнан соң, Рөстәм Миннеханов та ассызыклады. Аның сүзләренчә, балалар бакчасына мөнәсәбәт башка хәзер. Ул ата-ана эштә вакытта балага күз-колак булу урыны гына түгел. Ә чын мәгънәсендә мәктәп.

- Балалар - безнең киләчәк. Республиканың, төбәкләрнең көндәшлеккә сәләтле булуы нәкъ менә шушы балаларның әзерлегеннән тора. Балалар бакчасы сабыйны тормышка әзерләргә тиеш. Ә бүгенге яшәеш ул инновацион. Шуңа күрә һәр яңалык биредә булырга тиеш. Балаларның телләр өйрәнүе дә зарури, - диде президент.

Ул шулай ук балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзү-төзекләндерүнең, белем һәм тәрбия өчен уңайлы шартлар булдыруны республика һәм муниципалитетлар эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булачагын искәртте. Һәм бу мөмкинлекләрне гамәлгә ашыруда булышкан нефтьчеләргә рәхмәт әйтте. "Безнең яшәеш, иминлек республикада беренче санлы компаниянең нәтиҗәле эшчәнлегенә бәйле",- диде Рөстәм Миңнеханов. Яңа "йортны" котлап республика башлыгы балалар бакчасына интерактив комплект тапшырды. Сүз уңаенда "Золотой ключик" балалар бачасында "Дөнья татарлары" дигән авторлык программасын гамәлгә куярга ниятлиләр. Финляндиядәге якшәмбе мәктәбе белән элемтәләр урнаштырылган инде. Онлайн-аралашу мөмкинлеген файдаланып алар видео-хатлар алмашалар, дуслык җепләрен ныгыталар. Шулай ук бер төркемдә инглиз телен тирәнтен өйрәтергә ниятлиләр. Ягъни укыту-тәрбия процессы инглиз телендә барачак.

Ләйләгөл МИНАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250