Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Президенты уңышлы төбәк җитәкчеләре исемлегендә – беренче урында

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Югары икътисад мәктәбе белән икътисадый һәм сәяси коммуникацияләр агентлыгы төзегән уңышлы төбәк җитәкчеләре исемлегендә беренче урынга чыккан.

Икенче урынны - Мәскәү мэры Сергей Собянин, өченчене Кемерово өлкәсе губернаторы Аман Тулеев алган.
Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Миңнехановның беренче урынга чыгуына икътисадый өлкәдәге уңышлары сәбәп булган. Ул бу юнәлештә - беренче урында. Социаль өлкәдә башкарылган эшләр буенча беренчелекне Самара өлкәсе башлыгы Николай Меркушин алган, Миңнеханов икенчегә урнашкан. Сәяси күрсәткечләр буенча беренче урында - Чечня җитәкчесе Рамзан Кадыйров, икенчедә - Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев. Татарстан Президенты - өченче баскычта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса