Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия төбәкләренең иң нәтиҗәле эшләүче җитәкчеләре рейтингында өченче урынга чыккан
Беренче урында -Ямал-Ненец автоном округы җитәкчесе Дмитрий Кобылкин, өченчедә -Калуга өлкәсе башлыгы Анатолий Артамонов.
Беренче өчлеккә кергән җитәкчеләрнең барысы да "бик зур йогынтылы" тамгасы белән билгеләнгән.
Граҗданлык җәмгыятен төзү фонды тарафыннан төзелгән әлеге рейтингта субъектның икътисадый хәле, федераль һәм җирле массакүләм мәгълүмат чараларының төбәк җитәкчесенә биргән бәясе, социологик тикшерү нәтиҗәләре, төбәк халкының керем һәм чыгымнар чагыштырмасы исәпкә алынган, дип хәбәр итә mdmst.tatarstan.ru.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа