Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Президенты Әлмәттә Метро Кэш энд Керри кибете ачу тәкъдиме белән чыкты

Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Рөстәм Миңнеханов "Метро АГ" компаниясе идарәсе рәисе Олаф Кох белән очрашты.

Татарстан базарында компания 2004 елдан башлап катнаша. Бүген Казанда һәм Яр Чаллыда MediaMarkt кибетләре эшли инде. "Метро АГ" җитәкчелеге төбәктә үсеш алу мөмкинлеген, шул исәптән "кэш энд керри" кибетләрен ачу юлларын карый.

Үз чиратында Президент сату күп булган шәһәрләрдә, атап әйткәндә, Татарстанның нефть башкаласы - Әлмәттә яңа сәүдә нокталары ачарга киңәш итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса