Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Президенты катнашы белән ялганчы ачыкланган

Казанда «авыру» кызын дәвалау өчен акча җыю белән шөгыльләнгән 25 яшьлекханымның тарихы бөтен Россияне шаккатырды.

Аның ялганы ачыклануда Татарстан Президентының да катнашы бар. Эш болай була. Ул «авыру» кызын дәвалау өчен җыйган акчаны кыйммәтле әйберләр сатып алуга тота. Өстәвенә бик яшеренеп тә тормый - айфоннар белән фотосурәтләре Интернет челтәрендә әледән-әле күренгәләп тора.

Зыян күрүчеләрнең, ягъни ярдәм кулы сузучыларның берсе көз көне социаль челтәрдә авыру балага ярдәм итү, 280 мең сумны түләми торып, ДРКБда балага операция ясаудан баш тартулары хакында белдерү күреп ала һәм аның әнисенә башта 5 мең сум, аннары тагын 25 мең сум акча китерә. Табибларның мондый хәлгә юл куюлары турында Президентка хат яза. Шул ук көнне ДРКБдан җавап та килеп төшә. Анда андый бала дәваланмавы һәм бернинди операция дә ясалмаячагы хәбәр ителә. Президенттан ярдәм сораган зыян күрүче аннан гафу үтенгән, ә кырыгалдарлык юлы белән баеп ятучы ханымга карата җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса