Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Президенты Германия академик алмашулар хезмәте вәкилләре белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Германия академик алмашулар хезмәтенең «Төньяк» департаменты (DAAD) вәкилләре белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - республика мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов, шулай ук DAADның Казандагы...


Анетте Пиперны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов DAADны Татарстан-Германия мәгариф программаларын гамәлгә ашыруда республиканың төп партнеры дип атады. 2008 елдан республикада 170 кеше DAAD стипендиаты булган. Татарстан Республикасы Президенты әлеге хезмәтнең Татарстан югары уку йортлары белән хезмәттәшлеген киләчәктә дә үстерергә кирәклекне ассызыклады.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Анетте Пипер DAADның Татарстандагы эшчәнлегенең агымдагы пролблемалары һәм перспективалары буенча фикер алыштылар.

http://prav.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса