Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Президенты Болгарда мөселман руханилары башлыклары белән очрашты

Болгарда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең, шулай ук якын һәм ерак чит илләр мөселман дин әһелләре башлыклары белән очрашты. "Ак мәчет" комплексының административ бинасында булган әлеге очрашу Идел буе Болгар дәүләтенең исламны рәсми кабул итүенең 1125 еллыгына багышланган Изге Болгар җыены тантаналары кысаларында узды.

Очрашуда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөфтиләре шурасы рәисе, Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Кавказ мөселманнары идарәсе рәисе, БДБ мөселманнарының консультатив советы рәисе Пашазадә Аллаһшөкер, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казахстан, Кыргызстан, Украина, Беларусьтан дин әһелләре лидерлары һәм фәнни даирә вәкилләре һ.б.лар катнашты.

dumrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X