Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Президенты легендар боксчы Рой Джонс белән очрашты

Татарстан блогерлары рәсми фотода Татарстан Президенты белән легендар боксчының йодрыкларын чагыштырган.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов профессиональ бокс легендасы, элеккеге дөнья чемпионы кече Рой Джонс белән очрашты. Аның барышында алар Татарстанда профессиональ  һәм һәвәскәр боксны үстерү перспективалары   турында фикер алышты.
Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Рөстәм Миңнеханов һәм элеккеге дөнья чемпионы Татарстан "Бокс-мәктәпләре"ндә  федераль спорт-белем бирү проектын үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Әңгәмәдә шулай ук РФ Бокс федерациясе генераль сәркатибе, башкарма комитеты әгъзасы Умар Кремлев та катнашты.

Рөстәм Миңнехановның Рой Джонс белән очрашуыннан  фотолар Татарстанның социаль челтәрләрендә һәм мессенджерларында актив тарала. 

"Рөстәм Миңнеханов бокс буенча дөнья чемпионы Рой Джонска караганда текәрәк ир булып күренә. Президентның йодрыгы зуррак!" - дип язган блогерларның берсе.

Легендар боксчы Казанга профессиональ спорт буенча "Казан Кремле Кубогы" турнирына килде.

Фото:tatarstan.ru

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса